Мы в социальных сетях

17 октябрь көнне 15:00 сәгатьтә шәһәр хакимиятенең 400 залында республика маркетинг үзәге буенча семинар-киңәшмә була. Анда ТР Дәүләт заказы агентлыгының генераль директоры Яков Геллер катнаша. Катнашучыларга үз шәһәреңдә продукция белән тәэмин итүчеләрне яки продукциягә заказ бирүчеләрне ничек табу турында сөйләячәкләр. Бүгенге көндә эшмәкәрләргә мондый мөмкинлекне ТР Дәүләт заказы агентлыгының «Биржа мәйданчыгы»: http://bp.zakazrf.ru. бирә. Биредә эшмәкәрләр үз товарлары турында мәгълүмат куя, шулай ук билгеле бер продукцияне эзләтүгә запрос җибәрә ала. Семинарда катнашу бушлай.

Пәнҗешәмбе, 17 октябрь 2019, 09:09