Мы в социальных сетях

Яр Чаллыда традицион «Игелекле эшләр вакыты» хәйрия акциясе уза. Аның кысаларында Үзәк районында 300 кешегә бәрәңге һәм суган таратылды. Яшелчәләрне ялгыз пенсионерларга, ветераннарга һәм инвалидларга 13 нче, 18 нче, 25 нче мәктәпләрнең тимур отрядлары алып барды. Ярдәм ТР Дәүләт Советы депутаты Олег Коробченко булышлыгы белән оештырылды.


Пәнҗешәмбе, 17 октябрь 2019, 13:34