Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Шәһәр Хакимиятендә мәгариф, мәдәният, милли мәсьәләләр, яшьләр эшләре һәм спорт буенча даими комиссиянең утырышы узды. Депутатлар физкультура һәм спорт үсеше хакында фикер алыштылар. Доклад белән Башкарма комитетның физик культура һәм спорт идарәсе башлыгы Роман Насрединов чыгыш ясады. Ул билгеләп үткәнчә, Яр Чаллыда физик культура һәм спорт белән даими төстә 226 935 кеше шөгыльләнә. Бу 3 яшьтән зуррак чаллылыларның 44,5 % ы. Аеруча популяр спорт төрләре – йөзү, футбол, тхэквондо, волейбол, баскетбол, шахмат, җиңел атлетика. Спорт учреждениеләрендә барлыгы 8 393 кеше шөгыльләнә.

«2019 нчы финанс елында шәһәрнең барлык спорт мәктәпләре укучылырны рәсми республика ярышларына муниципаль бюджет хисабына алып бару өчен акча белән 100% ка тәэмин ителделәр», – дип ассызыклады Роман Насрединов.

Шәһәрдә 1048 спорт корылмасы исәпләнә, шул ук вакытта спорт объектлары белән тәэмин ителеш 45 % тан кимрәк. Көнчыгыш бергә-бер көрәше, баскетбол, регби, волейбол, нәфис гимнастика, футбол кебек спорт төрләренең махсус җиһазландырылган заллары һәм махсуслаштырылган корылмалары юк. Дәресләр шул максатка яраклаштырып эшләнгән биналарда алып барыла. Хәзерге вакытта Яр Чаллыда федераль һәм республика программалары ярдәмендә «Яр Чаллы», «Төзүче» спорт мәктәпләре урнашкан биналарга капиталь ремонт ясалды ,«КАМАЗ» стадионында реконструкция үткәрелде, 25 метрлы чаша белән йөзү бассейны төзелә һәм йөгерү юллары белән футбол кыры ясала.

Шәһәрдә сәламәтлеге ягыннан мөмкинлекләре чиклезатлар һәм инвалидларга физик тәрбия бирү мәсьәләләренә аерым игътибар бирелә. «Дельфин» һәм «Яр Чаллы» спорт мәктәпләрендә йөзү, бочче, гандбол буенча үзенчәлекле балалар белән дәресләр үткәрәләр. Сәламәтлеге ягыннан мөмкинлекләре чикле затлар һәм өлкән буын чаллылылар Татарстан чаңгы юллары, Татарстан кроссы, Кама веломарафоны, Тimerman марафоны кебек шәһәрнең массакүләм спорт чараларында актив катнашалар.

Җомга, 18 октябрь 2019, 10:17