Якшәмбе, 1 сентябрь 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Чаллы спортчылары бу көннәрдә фин шәһәре Тамперда узучы яткан килеш штанг күтәрү Чемпионатында һәм Европа беренчелегендә катнашалар. Ярышларда 18 илдән 270тән артык атлет көч сынаша. «Заря» спорт мәктәбендә шөгыльләнүчеләр Россия җыелма командасы составында чыгыш ясый. Чаллылылар ике алтын һәм бер көмеш медаль яуладылар.

Евгений Роенко 105 килограммга кадәр авырлык категориясендә 1 нче урынны яулады,  халыкара класслы Спорт мастеры исемен алды, шулай ук яткан килеш штанг күтәрүдә Европа буенча рекорд куйды. Спортчы тренер әтисе Евгений Роенко җитәкчелегендә шөгыльләнә. Булат Рәхмәтуллин 120 килограммга кадәр авырлык категориясендә – 1 нче, Анна Микрюкова – 72 килограммга кадәр авырлык категориясендә 2 нче урынны алдылар. Спортчыларның тренеры – Лариса Коткова.

Җомга, 18 октябрь 2019, 10:53