Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

 Яр Чаллыда «Мәдәният һәм агарту» факультеты өченче буын университеты проекты кысаларында эшчәнлеген башлады. Әлеге курс инде икенче ел гамәлгә ашырыла, бу юнәлеш буенча  Чаллыда яшәүче 40 өлкән буын вәкиле укытылачак.

Курсның укыту программасы өлкән буын гражданнарының рухи мәдәниятен үстерүгә, аларны сәнгать тарихына, дөнья сәнгатенә, туган як тарихына, иҗат эшчәнлегенә җәлеп итүгә юнәлдерелгән. ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итү алдыннан программага өстәмә рәвештә татар халык иҗаты темалары кертелгән. Ул 72 сәгатькә исәпләнгән, 50 сәгать практик эшчәнлеккә (кул эшләре) юнәлдерелгән. Яр Чаллыда өченче буын Университеты өлкән буын вәкилләре арасында зур популярлык казанды. Проектны тормышка ашыру дәверендә 9 меңнән артык өлкән яшьтәге чаллылы укытылды. Бу ел эчендә университетта төрле программалар буенча 700 Чаллы пенсионеры белем алачак. Уку бушлай. Белешмәләр өчен Телефон: 8-937-594-06-91.

Чәршәмбе, 23 октябрь 2019, 17:12