Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

 Автозавод районында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны, тыл хезмәтчәне Елизавета Александровна Лаухова үзенең 100 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Ул Ярославль өлкәсенең Ермаков районы Комово авылында туа. Сугыш вакытында урман кисүдә бригадир булып эшли. Сугыштан соң Уфа шәһәренә күчеп килә. Анда Уфа моторлар төзелеше заводына урнаша. Заводта мәхәббәтен очрата, аның белән гаилә корып җибәрә. Бәхетле гаиләдә бер ул тәрбияләп үстерәләр. Пенсиягә чыкканчы заводта эшли. Ирен 1991 елда җирли. 2009 елда Яр Чаллыга улының гаиләсенә күчеп килә. Хәзер ике оныгы, ике оныкчыгы һәм ике оныкчыгының оныкчыгы бар.

«1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы елларында фидакарь хезмәт өчен» медале һәм юбилей медальләре белән бүләкләнгән. Юбилярны Россия Федерациясе президенты Владимир Путин һәм шәһәр мэры Наил Мәһдиев исеменнән Автозавод районы администрациясе башлыгы урынбасары Елена Әлмөхәммәтова, Автозавод районының территориаль иҗтимагый үзидарәләр үсешенә ярдәм итү Ассоциациясе рәисе Венера Наумкина, 26 комплексның территориаль иҗтимагый җирле үзидарә рәисе Марина Җәләлиева һәм шул комплексның ветераннар советы рәисе Зәрия Ситдыйкова котладылар.

Чәршәмбе, 23 октябрь 2019, 17:18