Якшәмбе, 1 сентябрь 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

 25 октябрьдә 08:00дән 18:00 сәгатькә кадәр Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы Яр Чаллы шәһәре буенча идарәсендә гражданнарга милеккә салым салу һәм салым түләү мәсьәләләре буенча мәгълүмат бирү буенча «Ачык ишекләр көне» Бөтенроссия акциясен үткәрү планлаштырыла. Чара кысаларында барлык теләүчеләр дә милек салымнары, физик затлар керемнәренә салым түләү тәртибе турында күбрәк белә алачаклар. 

Теләгән һәркем Федераль салым хезмәтенең «Физик затлар өчен шәхси кабинет» Интернет - сервисында теркәлә ала. Үзең белән шәхесне раслаучы документ (паспорт) булырга тиеш. Инспекция хезмәткәрләре шәһәр халкы һәм кунаклары өчен махсус рәвештә салым белдерүләрен үтәү һәм Россия Федераль салым хезмәтенең онлайн - сервислары мәсьәләләре буенча семинар уздырачак. Семинар 14:00 сәгатьтә 3 нче каттагы актлар залында узачак.

Пәнҗешәмбе, 24 октябрь 2019, 13:17