Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

25 октябрьдә 13:45тән 15:00 сәгатькә кадәр 26 нчы гимназиянең «ТАТотряд» тимурчылар отряды Энтузиастлар бульварында "Без сәламәт яшәү рәвеше яклы" темасына флешмоб оештырачак. Оештыручылар сәламәт яшәү рәвешенең кирәклеге турында аңлату эшләре алып барачаклар һәм чаллыларны «Табиб белән саф һавада йөрү» сәламәтләндерү проекты кысаларында скандинавия йөреше буенча дәресләргә чакырачаклар. Скандинавия йөреше буенча дәресләр атна саен шимбә көнне Яр буе паркында уза. 

 26 октябрьдә 10:00 сәгатьтә Яр буе паркында («Кызыл тау» үзәге янында җыелу) «Табиб белән аф һавада йөрү» проекты буенча скандинавия йөреше дәресләре узачак. Чарада өлкән буын вәкилләре, «ТАТотряд» тимурчылар отряды һәм «Россия Пенсионерлар берлеге» иҗтимагый оешмасының җирле бүлекчәсе активистлары катнашачак.

Пәнҗешәмбе, 24 октябрь 2019, 14:20