Казанда балалар һәм яшьләр иҗтимагый берләшмәләре лидерларының һәм җитәкчеләренең «Ел лидеры – 2019» XVII республика конкурсы финалы тәмамланды. Катнашучылар конкурс сынаулары уздылар, аларда үзләрен балалар һәм яшьләр берләшмәләре лидерлары буларак күрсәттеләр һәм бөтен республикага үз эшләрендә иң яхшылары булуын исбатладылар.
Быел бәйге 17 нче тапкыр үткәрелә. Яр Чаллыга 12 кеше составында тәкъдим ителде. Оештыру комитеты һәм жюри әгъзалары арасында чаллылылар да бар. Конкурс нәтиҗәләре буенча «18-25 яшьлек балалар иҗтимагый берләшмәсе җитәкчесе» номинациясендә Дарья Белоусова («Синең балачак инициаторлары») җиңүче булды. «26-30 яшьлекләр иҗтимагый берләшмәсе җитәкчесе» номинациясендә Елена Рассолова («Яшь галимнәр, студентлар һәм аспирантлар») җиңүче булды.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Пәнҗешәмбе, 24 октябрь 2019, 15:26