Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Җомга, 12 декабрь 2025 / рус тат / обычная версия

Картиналар галереясендә оешманың 30 еллыгына багышланган 2 нче балалар сәнгать мәктәбе күргәзмәсен ачу тантанасы булды. Экспозициядә укучыларның төрле жанрда һәм техникаларда башкарылган эшләренең иң яхшы үрнәкләре тәкъдим ителгән. Мәктәп коллективын котларга хезмәттәшләре һәм дуслары да килгән иде.

Әлеге учреждениедә мәктәпкәчә, сәнгать һәм өстәмә профессиональ белем бирү бүлекләре эшли. Аны тәмамлаучылар Санкт-Петербург, Казан, Ижевск, Екатеринбург, Түбән Новгород һәм башка шәһәрләрдәге югары уку йортларының студентлары булалар. Мәктәпнең төп максаты – балаларга академик сәнгать белеме бирү, аларның иҗади үсеше, һөнәри юнәлеш бирү өчен шартлар тудыру. Тантаналы чарада сәнгать мәктәбенең алдынгы хезмәткәрләренә бүләкләр тапшырылды.

Күргәзмә 10 ноябрьгә кадәр эшләячәк.

Җомга, 25 октябрь 2019, 12:01