Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

 Яр Чаллыда гражданнарның сәламәтлеген саклау һәм социаль яклау мәсьәләләре буенча даими комиссия утырышы булды. Яр Чаллы шәһәр Советы депутатлары сәламәтлек саклау учреждениеләрен кадрлар белән тәэмин итү мәсьәләсе буенча фикер алыштылар. Хәзерге вакытта шәһәрдә табиблар белән комплектлаштыру 59,6% тәшкил итә.

"Элеккечә үк, пенсия яшенә җитүгә бәйле рәвештә, табиб кадрларының китүе күзәтелә, шул ук вакытта әлеге категориядәге эштән китүчеләрнең күбесе 65 яшьтән өлкәнрәкләр. Шулай ук хезмәткәрләр арасында башка шәһәрләргә күченүгә бәйле рәвештә эштән китүчеләр дә бар. Калганнарын эштән азат итүнең сәбәбе билгеле түгел яки шәһәрнең дәүләт сәламәтлек саклау учреждениеләре эченә күчерү, шулай ук шәхси клиникаларга китү белән бәйле", – дип ассызыклады ТР сәламәтлек саклау министрлыгының Яр Чаллы шәһәре буенча Сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе урынбасары Айгөл Борһанова.

Шәһәрдә Татарстан Республикасы Хөкүмәте грантын бирү программасы чикләрендә табибларны җәлеп итү буенча эш дәвам итә. Бу елда әлеге программа буенча 50 табиб-белгечне җәлеп итү планлаштырыла. 2014 елдан 2018 елга кадәр программа гамәлдә булган вакыт эчендә шәһәргә 194 табиб килеп урнашты. Шулай ук максатчан юнәлеш буенча укырга җыенучы студентлар һәм абитуриентлар белән дә эш алып барыла. Сәламәтлек саклау идарәсе Ижау дәүләт медицина академиясе белән хезмәттәшлек итү буенча эш башлап җибәрде. Нәтиҗәдә медицина академиясен тәмамлаган 33 кеше Яр Чаллыда эшкә урнашкан.

Җомга, 25 октябрь 2019, 14:33