Яр Чаллы шәһәре профсоюзлар федерациясе делегациясе «КАМАЗ»да булды. Экскурсия кысаларында шәһәрнең профсоюз оешмалары вәкилләре автомобиль заводында кабиналар җыю конвейерының эше белән таныштылар. Кунаклар шулай ук «КАМАЗ-мастер» техник үзәгендә булдылар, анда музей һәм җитештерү цехын карадылар. Кунаклар ягыннан социаль мәсьәләләр дә кызыксыну уятты: профсоюз әгъзаларын льготалы тәэмин итү, балаларны сәламәтләндерү һәм аларның ялын оештыру, яшьләр белән эшләү, заводның хезмәт коллективы белән хезмәттәшлек итү ысуллары һәм формалары.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Шимбә, 26 октябрь 2019, 12:14