Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Дәүләт Думасы башлангыч сыйныф укучыларын мәҗбүри кайнар аш белән тәэмин итү турында закон проектын беренче укылышта кабул итте. Дәүләт Думасы депутаты, Икътисадый сәясәт, сәнәгать, инновацион үсеш һәм эшмәкәрлек комитеты рәисе урынбасары Әлфия Когогина закон проекты буенча үз фикерен белдерде:

«Искәртеп үтәм, әле апрельдә үк башлангыч сыйныф укучыларын дәүләт гарантияләгән, сыйфатлы һәм баланслы, кайнар аш белән тукландыру турындагы мәсьәлә Дәүләт Думасында Премьер-министр Дмитрий Медведев хисабы барышында «Бердәм Россия» фракциясе җитәкчесе Сергей Неверов тарафыннан күтәрелде. Бюджетны беренче укылышта кабул иткәндә, ул янә Дәүләт Думасы рәисе Вячеслав Володин тарафыннан яңгыратылды, чөнки закон проектын гамәлгә ашыруга чыгымнар федераль бюджетның өчьеллык чыгым өлешендә каралмаган. РФ Хөкүмәте рәисенең беренче урынбасары-финанслар министры Антон Силуанов адресына федераль бюджет проектын икенче укылышка әзерләгәндә әлеге моментны исәпкә алу үтенече җибәрелде. Финанслар министрлыгы башлангыч мәктәп укучыларын туклану белән тәэмин итү – ул төбәкләрнең вәкаләтләре, әмма безнең позиция шундый: закон кабул ителсә, дәүләт аның үтәлешен гарантияләргә һәм финансларга тиеш», – диде ул. 

Закон проекты белән «сәламәт туклану» төшенчәсе кертелә, балаларны сыйфатлы һәм сәламәт тукландыруны оештыру үзенчәлекләре билгеләнә, азык-төлек продукциясенең сыйфаты, куркынычсызлык, азык кыйммәтләре төшенчәләре аныклана.

Дүшәмбе, 28 октябрь 2019, 08:07