Бүген Чаллыда Арктика һәм Антарктиканы тикшерүче, "Мактаулы полярник", "Арктика" экспедицион эшчәнлеккә ярдәм итү төбәк иҗтимагый фонды президенты, сәяхәтче Владимир Чуков белән очрашу узды. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, ул Рус география җәмгыяте әгъзалары белән бергә Яр Чаллыга «Географик диктант» акциясендә катнашырга дип килде. Башкарма комитет җитәкчесе Ринат Абдуллин кунакларга шәһәрнең бүген ничек яшәве турында сөйләде. Владимир Чуковның Чаллыга беренче сәфәре. Ял көннәрендә кунак шәһәр белән танышты. Шулай итеп, кичә ул делегация белән яңа 41 нче мәктәптә булды, анда Чаллы укучылары белән очрашты һәм диктант үткәрде. "Барысы да янәшәдә - мәктәп, балалар бакчасы, инфраструктура булуы бик яхшы. Искиткеч шәһәр!"- дип танылган сәяхәтче тәэсирләре белән уртаклашты.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Дүшәмбе, 28 октябрь 2019, 12:30