Хәзерге вакытта Яр Чаллыда алты меңнән артык кеше үзмәшгульләр сыйфатында теркәлгән. Үзмәшгульләргә ярдәм итү проектлары турында Яр Чаллы шәһәре Сәүдә-сәнәгать палатасы Советы Рәисе урынбасары Венера Иванова сөйләде. «Безнең максат-үзмәшгульләрне теркәү түгел, безнең максат-йорт бизнесын алып баручы һәм шул ук вакытта кече һәм урта бизнес өчен ярдәмнән файдаланмаган эшмәкәрләргә ярдәм итү. 2020 елның 1 гыйнварыннан эшмәкәрлеккә ярдәм турындагы законга үзгәрешләр кертеләчәк һәм биредә үзмәшгульләрне кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларына тиңләштерәләр. Без үзмәшгульләрнең үсүен телибез. Хәзер Сәүдә-сәнәгать палатасында аларга ярдәм итү өчен проектлар формалаштырыла. Бу вебинарлар, семинарлар, ярминкәләр дә. 1 ноябрьдән «Үзмәшгуль чаллылы» акциясе башланды. Үз эшчәнлекләрен теркәгән барлык үзмәшгульләр дә анда катнаша һәм бүләкләр ала алачак», – дип хәбәр итте Венера Иванова.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Җомга, 22 ноябрь 2019, 16:35