Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

1 нче балалар сәнгать мәктәбендә ТАССРның 100 еллыгы һәм театр елы уңаеннан гомуми белем бирү мәктәпләре, гимназия һәм лицей укучылары өчен сәнгать тарихы буенча «Татарстанның мәдәни йөзе» дип исемләнгән олимпиада узды. Олимпиадада шәһәрнең 18 мәктәбеннән 31 укучы катнашты.

Башкарылган биремнәр нәтиҗәләре буенча жюри олимпиада җиңүчеләрен һәм призерларын билгеләде. Өченче дәрәҗә лауреат исеменә Софья Шашлакова ( 32нче мәктәп), Карина Романова (23нче мәктәп), Мария Әхмәдиева (40нчы мәктәп) лаек булды. Икенче дәрәҗә лауреат дипломы белән Павел Чухонцев (32нче мәктәп), Анна Горшкова (32нче мәктәп), Алинә Гаянова (34нче мәктәп) бүләкләнделәр. Җиңүчеләр һәм беренче дәрәҗә лауреат дипломы белән Альбина Насретдинова (58нче мәктәп), Ләйлә Шәяхмәтова (60нчы мәктәп), Элина Тинчурин (46нчы мәктәп) бүләкләнде.

Җиңүчеләргә дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Җомга, 1 ноябрь 2019, 14:20