Чаллыда авыл хуҗалыгы ярминкәләре дәвам итә. Бүген алар гадәттәгечә өч мәйданчыкта оештырылган иде: Габдулла Тукай яр буенда («Төзүче» стадионы каршындагы мәйдан), Ипподром һәм «Южный» агросәнәгать паркы территориясендә. Ярминкә мәйданчыкларында шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Абдуллин булды.
Ярминкә мәйданчыкларында киң ассортиментта сыер, сарык ите, кош ите (каз, үрдәк, тавык, күркә), сөт һәм башка сөт продукциясе, балык, яшелчә, камыр ризыклары һәм башкалар тәкъдим ителде. Киләсе авыл хуҗалыгы ярминкәләре 9 ноябрьдә расланган ярминкәләрдә узачак.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Шимбә, 2 ноябрь 2019, 15:00