Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Казанда "ДОМРА ПРОФИ ЮНИОР" II Ачык Бөтенроссия конкурсы узды, анда рус халык уен коралларында – домрада уйнауның һөнәри осталыгын күрсәтергә Россиянең төрле почмакларыннан, Калининградтан алып Новосибирскка кадәр яшь һәм профессиональ музыкантлар җыелды. Конкурста төрле номинацияләрдә 160тан артык башкаручы катнашты. 

Югары профессиональ жюри өчен концерт программасын тәкъдим итү Яр Чаллы шәһәренең 1нче балалар музыка мәктәбе укучысы Алиса Демаковага насыйп булды. Чаллы кызы үз яшь категориясендә 9 яшьтән алып 11 яшькә кадәрге 40тан артык катнашучыны узып, II дәрәҗә лауреат исеменә лаек булды.

Дүшәмбе, 4 ноябрь 2019, 09:09