Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Халыклар бердәмлеге көненә багышланган тантаналы чара «Ватан-ана» мемориаль комплексы янында узды. Чарада шәһәр Советы депутатлары, Башкарма комитет, иҗтимагый оешмалар, партия вәкилләре, җирле активистлар һәм башкалар катнашты. Шәһәр мэры Наил Мәһдиев, Башкарма комитет исеменнән чаллылыларны Халыклар бердәмлеге көне белән автокала башлыгы урынбасары Флера Андреева котлады: "Бу дәүләт бәйрәме – Халыклар бердәмлеге көне безнең дәүләт тарихына тамырлары белән тирән китә. 1612 елда Минин һәм Пожарский байраклары астында Россиянең төрле милләт кешеләре берләшә һәм 4 ноябрьдә Мәскәүне чит ил илбасарларыннан азат итә. Бу көннән Россиянең яңа тарихы башланды. Кадерле чаллылылар, совет халкының Бөек Ватан сугышында бердәм җиңүе-тарихи мөһим җиңү. Һәм бүген "мәңгелек ут" янында, без тормышлары бәрабәренә җиңү яулаган, безгә бөек илдә – Россиядә яшәргә мөмкинлек биргән якташларыбыз алдында баш иябез".

ТР Хөкүмәте исеменнән чаллылыларны дәүләт бәйрәме белән Дәүләт Советы депутаты Светлана Захарова котлады: "Моннан 50 ел элек шәһәрдә Бөек хезмәт батырлыгы булды завод  һәм Яр Чаллы шәһәре үсте. Бу батырлык төрле милләтләрнең бердәмлеге нәтиҗәсендә башкарылды. Бүген Яр Чаллы шушы бердәмлек үрнәге булып тора. Бездә 100дән артык милләт яши, без барыбыз да шәһәребезнең, республикабызның һәм илебезнең чәчәк атуын телибез", - диде ул.

Шулай ук җыелучылар алдында шәһәрнең ветераннар (пенсионерлар) Советы рәисе Зөһрә Сәитова чыгыш ясады.

Чара ахырында "мәңгелек ут"ка чәчәкләр салынды.

Дүшәмбе, 4 ноябрь 2019, 11:21