«Бердәмлектә безнең көч» эшләүче яшьләрнең ачык шәһәр форумы, тәҗрибә уртаклашу һәм мөһим мәсьәләләр буенча фикер алышу өчен, төрле тармакларда эшләүче яшьләрне җыя.
Яшьләр форумы 8 ноябрьдә «КАМАЗ» ААҖ пресс-рама заводында узачак. Аның максаты - предприятиеләрдә, оешмаларда яшьләр хәрәкәтен үстерү һәм яшьләр белән эшләүнең яңа формаларын камилләштерү. Форум кысаларында «Предприятиеләрдә яшьләр белән эшләүнең заманча проблемалары», «Эш бирүченең бренды», «Яшьләр белән эшләү буенча белгеч чек-листы» дигән темага Workshop түгәрәк өстәл оештырылачак.
Шулай ук форумда катнашучыларны «КАМАЗ» ААҖ пресс-рама заводы буенча экскурсия көтә.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Сишәмбе, 5 ноябрь 2019, 09:25