Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Сишәмбе, 9 декабрь 2025 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

«Росинка» сәламәтләндерү үзәге территориясендә Чаллы шәһәренең «Форпост» җәмәгать тәртибен саклау буенча мәктәп, яшьләр һәм студентлар берләшмәләре активистларының шәһәр форумын ябу тантанасы булды. Форумда 50 кеше катнашты – алар 10-18 яшьлек егетләр һәм кызлар. Яшүсмерләр куркынычсызлык техникасы кагыйдәләре, кул көрәше нигезләре, җирлектә ориентирлашу кагыйдәләре белән таныштылар, ут әзерлегенә өйрәнделәр, каршылыклар полосасы белән бәйле сынау уздылар, тематик мастер-классларда катнаштылар.

Конкурсларда һәм ярышларда җиңүләре, лагерь тормышында актив катнашканнары өчен балалар, яшүсмерләр «Форпост» үзәгеннән бүләкләр һәм грамоталар алдылар.

Пәнҗешәмбе, 7 ноябрь 2019, 10:48