«Нур» яшьләр үзәгендә 10 ноябрь көнне 17:00 сәгатьтә барлык теләүчеләр өчен бию джемы һәм батллар узачак.
Джем – биючеләр өчен махсус оештырылган бию чарасы. Биючеләр билгеле бер мәйданчык тирәсенә җыела, чиратлап үзәккә чыга һәм үзләренең бию сәләтләрен күрсәтә. Джем вакытында судьялар юк. Иң мөһиме – биюдән һәм башка биючеләр белән аралашудан канәгатьлек алу.
Чара атна саен якшәмбе көннәрендә узачак. Керү ирекле.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Шимбә, 9 ноябрь 2019, 08:01