Яр Чаллы предприятиеләренең 1295 хезмәткәре «Хезмәт җитештерүчәнлеге һәм халыкны эш белән тәэмин итүгә ярдәм» илкүләм проекты кысаларында яңадан укытылды. Илкүләм проект җитештерү нәтиҗәлелеген үстерүгә, инвестицияләр күләмен арттыруга, территорияләр икътисады үсеше өчен инфраструктура чикләүләрен бетерүгә, заманча кадрлар әзерләүгә, халыкны эш белән тәэмин итү хезмәтләрен модернизацияләүгә юнәлдерелгән. Проектта шәһәрнең 24 предприятиесе катнаша.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Дүшәмбе, 11 ноябрь 2019, 08:42