2019 елның 9 аенда шәһәр бюджеты керемнәре 6 млрд 797 млн сум тәшкил иткән. 2018 елның шушы чорына карата үсеш темпы 106%. Керемнәр структурасында үз керемнәре 51% тәшкил иткән, бюджетара трансфертлар – 49%.
2019 елның 9 аенда салым һәм салым булмаган керемнәр буенча план билгеләнешләре 70,5%ка үтәлгән. Бу хакта бүген мэриядә узган эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә Башкарма комитетның Финанс идарәсе җитәкчесе Ирина Сәгыйдуллина хәбәр итте.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Дүшәмбе, 11 ноябрь 2019, 09:07