Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Яр Чаллыда алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территориясе резидентлары 5 196 югары квалификацияле яңа эш урыны булдырганнар. Шулай итеп, өч елда суыткычлар җитештерү буенча Кытай компаниясенең Haier заводы 777 эш урыны булдырган.

"Алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территориясе резидентларының берсе "Хайер Фридж РУС" компаниясе шәһәр җитештерүчеләренең иң эре ун предприятиесе арасына керде. Суыткычлар заводы беренче этапның проект егәрлегенә җитте. Тугыз ай эчендә 239 мең суыткыч һәм туңдыргыч чыгарылган, бу узган елның шушы чорына карата 1,5 тапкыр арткан. Кер юу машиналары җитештерү буенча компаниянең икенче заводы - "Хайер Лаундри Машин РУС" Россиядә генә түгел, Европада да иң алдынгы заводларның берсе дип танылды" , – дип  билгеләп үтте эшлекле дүшәмбе вакытында Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Наталия Кропотова.

«Яр Чаллы» алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территориясе резидентлары компанияләре 13,8 млрд сумлык продукция төяп озаткан һәм шәһәр бюджетына 47 млн сумнан артык НДФЛ күчергән.

Дүшәмбе, 11 ноябрь 2019, 09:00