Ел башыннан алып Яр Чаллы алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территориясе резидентларыннан 9 ай нәтиҗәләре буенча шәһәр бюджетына 47 млн 193 мең сум акча керде. 2018 елга карата үсеш 68% ны тәшкил итте. Татарстан Республикасының консолидацияләнгән бюджетына физик затлар кеременә салым 191 млн сум күчерелгән. Әлеге мәгълүматлар бүген эшлекле дүшәмбе барышында яңгырады. Узган ел белән чагыштырганда иң зур үсеш темпын «Яр Чаллы торба заводы» ҖЧҖ, «Изоляцияләү торбасы заводы» АҖ, «Техника-Агро» ҖЧҖ, «ХАЙЕР ФРИДЖ РУС»ҖЧҖ, «ЗаряД» ҖЧҖ, «Кама «Агросәнәгать комплексы» ҖЧҖ кебек предприятиеләр күрсәтте.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Дүшәмбе, 11 ноябрь 2019, 09:50