Яр Чаллыда 2020 елга һәм 2021- 2022 елларның планлы чорына муниципаль берәмлек бюджеты проекты буенча җәмәгать тыңлаулары узды. Фикер алышуда Яр Чаллы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасарлары Наталия Кропотова һәм Ирина Сәгыйдуллина, Контроль-хисап палатасы рәисе Татьяна Шливе, шәһәр Советы депутатлары, Башкарма комитетның структур бүлекчәләре вәкилләре, шәһәр халкы катнашты.
![](/upload/files/user/крооо.jpg)
Ирина Сәгыйдуллина хәбәр иткәнчә, 2020 елда шәһәр бюджеты керемнәре 9 млрд 314 млн сум күләмендә планлаштырылган (2021 елга - 9 млрд 404 млн сум, 2022 елга - 9 млрд 480 млн сум). 2020 елга салым керемнәре өлеше бюджет керемнәренең гомуми күләмендә 46% тәшкил итәчәк. 2020 елга фараз –4 млрд 280 млн сум, 2021 елга– 4 млрд 455 млн сум, 2022 елга – 4 млрд 615 млн сум. Салым булмаган керемнәр өлеше 9% тәшкил итә һәм 2020 елга 818 млн сум булыр дип фаразлана (2021 елда – 828 млн сум, 2022 елда - 842 млн сум). Бюджетара трансфертлар 2020 елда 4 млрд 216 млн сум күләмендә планлаштырыла, алар өлешенә 45% туры килә. (2021 һәм 2022 елда - 4 млрд 121 млн сум һәм 4 млрд 023 млн сум).
![](/upload/files/user/сагидуллина1.jpg)
Бюджетның чыгым өлеше гамәлдәге йөкләмәләрдән, индекс-дефляторлардан, бюджет сәясәтенең төп юнәлешләреннән чыгып формалаштырылган һәм 9 млрд 314 млн сум тәшкил иткән (2021 һәм 2022 елларда - 9 млрд 405 млн сум һәм 9 млрд 480 млн сум).
![](/upload/files/user/ваа.jpg)
Ирина Сәгыйдуллина билгеләп үткәнчә, бюджет чыгымнарының төп өлеше 6 млрд 399 млн сум күләмендә хезмәт хакын түләүгә туры килә (гомуми чыгымнарның 69% ы). Социаль өлкәдә чыгымнар күләме буенча иң зур бүлек булып мәгариф өлкәсе кала бирә. 2020 елда мәктәпкәчә белем бирүгә 2 млрд 549 млн сум каралган ,шул исәптән 1 млрд 172 млн сум республика бюджетыннан субвенция хисабына, гомуми белем алуга - 3 млрд 158 млн сум, шул исәптән 2 млрд 278 млн сум республика акчалары, өстәмә белем алуга – 599 млн сум.
"Аның параметрлары түбәндәгечә: керем һәм чыгымнар буенча 2020 елга 9 млрд 313 млн 951 мең 790 сум; 2021 елга 9 млрд 404 млн 459 мең 720 сум; 2022 елга 9 млрд 479 млн 571 мең 850 сум", - дип белдерде Ирина Сәгыйдуллина.
![](/upload/files/user/рррр1.jpg)
Шәһәр бюджеты проекты җитәкчесе, профессор, КФУның Яр Чаллы институты икътисад бүлегенең икътисад теориясе һәм икътисадый сәясәт кафедрасы мөдире Анатолий Макаров җитәкчелегендә эксперт төркеме тарафыннан хупланды.
![](/upload/files/user/макаров.jpg)
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.