Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

5 декабрьдә ИТ-парк җитәкчеләрне, сатучыларны, маркетологларны "Сату теориясе" бушлай цифрлы форумына чакыра. Форум спикерлары ритейл, IT һәм онлайн-сәүдә экспертлары, сату һәм сөйләшүләр буенча консультантлар булачак. Болар – 1С-Битрикс, ВКонтакте, МТС, Корзилла компанияләре белгечләре, маркетолог, автосервис директоры Лилия Шелест, «Рамил Вафин һәм партнерлар» компаниясе җитәкчесе Рамил Вафин, LIBERTA матур сүз һәм актерлык осталыгы студиясе җитәкчесе Татьяна Заболотская. Алар офлайн һәм Интернетта сатуны ничек нәтиҗәле үстерү турында сөйләячәкләр.

«Сату территориясе» форумының тулырак программасы белән биредә танышырга мөмкин. Теләгән кешеләргә чара сайтында алдан теркәлергә кирәк.

Форум турында өстәмә мәгълүматны «КОРЗИЛЛА» компаниясендә алырга мөмкин: +7 939 394 67 58 

forum@korzilla.ru, шулай ук әлеге сылтама буенча.

Җомга, 22 ноябрь 2019, 15:17