13 ноябрьдә 15:00тән 16:00 сәгатькә кадәр «Минем документлар» Күпфункцияле үзәгендә Ачык ишекләр көне узачак. Чара сыйфат атналыгы кысаларында оештырыла. "Роспотребнадзор" идарәсенең Чаллы территориаль бүлеге һәм Дәүләт алкоголь инспекциясе белгечләре бушлай консультацияләр үткәрәчәк. Чаллылыларны Кол Гали бульвары, 25 Е (59/04) адресы буенча чакыралар.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Чәршәмбе, 13 ноябрь 2019, 08:25