12 ноябрь көнне 18:30да «КАМАЗ» мәдәният сараенда танылган шагыйрә Ольга Кузьмичева-Дробышевскаяның «Күңелем кош булып туган» исемле юбилей программасы була.
Юбилей кичәсенең беренче бүлегендә Ольга Кузьмичева-Дробышевская һәм Мәскәүнең «Голос» театры актеры, «Театр башлана...» Халыкара фестивале лауреаты Евгений Касаткин «Күңелем кош булып туган» әдәби-музыкаль композициясен тәкъдим итәчәк.
Икенче бүлектә – концерт. Чаллы халкы һәм шәһәр кунаклары Ольга Кузьмичева-Дробышевская башкаруында аның яңа һәм инде яраткан җырларын ишетәчәкләр. Шулай ук тамашачыларны Мәскәүдән тагын бер кунак – автор-башкаручы Андрей Васильев белән очрашу көтә. Юбилей кичәсенең сәнгать номерларында шулай ук «КАМАЗ» мәдәният сараеның иҗат коллективлары да катнаша.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Сишәмбе, 12 ноябрь 2019, 09:33