Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Сишәмбе, 9 декабрь 2025 / рус тат / обычная версия

Чаллы шахматчылары Идел буе федераль округының XVIII балалар-яшүсмерләр беренчелегендә катнаштылар. Ярышларда Идел буе федераль округының 14 төбәгеннән 526 спортчы катнашты. Ярышлар дүрт дисциплина буенча үткәрелде: классик һәм җитез шахмат, блиц, шулай ук шахмат композицияләрен хәл итү. Чаллы "Этюд" спорт мәктәбендә тәрбияләнүче Роберт Сафин берьюлы ике дисциплинада медаль яулады. Ул 15 яшькә кадәрге яшүсмерләр арасында "классик шахмат" та җиңде, шул ук яшь категориясендә "блиц" дисциплинасында өченче урынны алды. 13 яшькә кадәрге малайлар арасында Леонид Ефимов "җитез шахмат" дисциплинасында өченче урынны алды. Александра Мальцева 13 яшькә кадәрге кызлар арасында "блиц" дисциплинасында өченче булды.

Сишәмбе, 12 ноябрь 2019, 16:06