Бүген Яр Чаллы шәһәренең Тантаналар сараенда ана капиталы сертификатын тапшыру тантанасы узды.
ЗАГС идарәсе җитәкчесе Равилә Зарипова һәм Пенсия фонды идарәсе башлыгы урынбасары Татьяна Мулькаманова чакырылган ата-аналарны котладылар һәм сертификатлар тапшырдылар.
![](/upload/files/user/загс_1.jpg)
Программаны тормышка ашыра башлаганнан бирле (2007 елның 1 нче гыйнвары) Яр Чаллыда 42 меңнән артык ана капиталына сертификат бирелгән, 35,5 мең гаилә 13,6 млрд сумнан артык акча белән эш иткән.
![](/upload/files/user/са.jpg)
2018 елдан балалы гаиләләргә дәүләт ярдәменең берьюлы берничә яңа чарасы гамәлгә керде – бу ана капиталы программасына керү мөмкинлеген 2021 елның 31 декабренә кадәр озайту, ана капиталын мәктәпкәчә белем алуга җибәргәндә өч еллык мораторийның бетерелүе, шулай ук 2018-2020 елларда икенче балалары туган гаиләләргә ана капиталы акчаларыннан айлык түләүләр алу.
![](/upload/files/user/па.jpg)
Сертификат бирү ана капиталы акчалары белән эш итү турында гаризаны хәзер Россия Пенсия фонды сайтында
www.pfrf.ru Гражданинның шәхси кабинеты аша электрон рәвештә тапшырырга мөмкин.![](/upload/files/user/аааа.jpg)
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.