Казанның «Динамо» спорт комплексында хокук саклау органнары ветераннары арасында, милиция генерал-лейтенанты Салих Япеев истәлегенә багышланган, волейбол буенча XIV Бөтенроссия турниры ачылды.
Тантаналы чарада Татарстан Республикасы Президенты Аппараты җитәкчесе, ТР «Динамо» физкультура-спорт җәмгыяте дәүләт иҗтимагый оешмасы рәисе Әсгать Сәфәров, ТР Спорт министры Владимир Леонов, ТР буенча Эчке эшләр министры урынбасары Алексей Завгороднев, республиканың көч ведомстволары, ТР Волейбол федерациясе, турнирда катнашучы төбәкләрнең Динамо коллективлары җитәкчеләре катнашты.
![](/upload/files/user/пп19.jpg)
Яр Чаллыдан турнирда «Динамо» командасы катнаша. Ачылыш тантанасында шулай ук шәһәрнең Волейбол федерациясе попечительләр советы рәисе, «Союз-регион» компанияләр төркеме гендиректоры Андрей Ляпунов, Волейбол федерациясе башкарма директоры Сергей Волобуев һәм Яр Чаллы шәһәренең «Динамо» Советы Рәисе урынбасары Александр Питиримов катнашты. Чаллылылар Ульян һәм Марий Эл командалары белән ике очрашу уздырды инде, ике уен да автозаводлыларның 2:0 исәбе белән ышанычлы җиңүе белән тәмамланды.
![](/upload/files/user/ккк18.jpg)
Быелгы министр Кубогында 13 команда катнаша: Таҗикстан, «Динамо 32»
Россия Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең командасы, Удмуртия, Чувашия Республикасы, Марий Эл, Башкортстан һәм Татарстан, Пермь крае, Самара, Калуга, Магадан һәм Ульяновск өлкәләре. Татарстан Республикасы данын өч команда яклый – «Динамо-ЭЭМ», «Динамо» (Яр Чаллы) һәм «Динамо» (Яшел Үзән).![](/upload/files/user/ааа4.jpg)
Әлеге волейбол турнирын уздыру тарихында бер тапкыр чемпионнар титулын Оренбург өлкәсе, Россия Федераль куркынычсызлык хезмәте («Отдушина») һәм «Динамо» (Яр Чаллы) командалары яулады, ә Татарстанның «Динамо-ЭЭМ» командасы мактаулы трофейга 10 тапкыр ия булды.
![](/upload/files/user/ооо3.jpg)
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.