Чаллының картиналар галереясендә Әлмәт картиналар галереясе фондларыннан уникаль күргәзмә оештырылды. Беренче тапкыр әлеге музейның экспонатлары Яр Чаллыда 2008 елда тәкъдим ителгән иде. Музейара партнерлык республика музейлары үсешенең мөһим шарты булып тора. Чаллы картиналар галереясе бу юнәлештә нәтиҗәле эш алып бара һәм тамашачыларны яңа кызыклы күргәзмәләр һәм сәнгать проектлары белән шаккатырырга тырыша. Әлмәт картиналар галереясе коллекциясендә меңгә якын рәсем сәнгате, графика, скульптура, декоратив-гамәли сәнгать әсәрләре тупланган. Нигездә, совет һәм татар сынлы һәм гамәли сәнгатьләре. Экспозициядә барлыгы 77 рәсем һәм график әсәр тәкъдим ителгән.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Җомга, 15 ноябрь 2019, 09:28