«Нур» яшьләр үзәгендә терроризм һәм экстремизмга каршы тору проблемалары буенча тикшеренү эшләре һәм проектлар якланды.
Быел конкурсның форматы үзгәртелде, «Конкурс проекты» номинациясе өстәлде, анда социаль проектлар һәм аларны тормышка ашыру мөмкинлеге бәяләнде. «Конкурс эше» традицион номинациясендә башкарылган тикшеренү эшләренең сыйфаты, теманың актуальлеге һәм проблеманың куелышы бәяләнде. Икенче этапта 15 эш катнашты. Шулай ук беренче тапкыр чыгышның видеоязмасы кулланылды, аны катнашучыларның берсе җибәрде. Эшләрне яклау нәтиҗәләре буенча конкурста катнашучылар жюри тарафыннан эксперт бәясен алды. Киләсе конкурсларда исәпкә алыначак кайбер яңалыклар тәкъдим ителде. Конкурс нәтиҗәләре соңрак игълан ителәчәк, җиңүчеләр һәм призерлар дипломнар һәм акчалата призлар алачак.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Җомга, 15 ноябрь 2019, 09:46