Бүген Яр Чаллы шәһәрендә йөгерү юллары белән футбол кыры ачылды. Яңа кыр «Виктория» спорт мәктәбе стадионында барлыкка килде. Аны «Демография» илкүләм проектын һәм «Спорт – тормыш нормасы» төбәк проектын тормышка ашыру кысаларында төзеделәр.
Ачылу тантанасында Яр Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев, Шәһәр Советы депутатлары, җәмәгатьчелек вәкилләре катнашты.
Шәһәр башлыгы тантаналы чарада катнашучыларны сәламләде. "Шәһәрдә тагын бер заманча спорт объекты барлыкка килде. Ул спорт мәктәбендә шөгыльләнүче балаларны гына түгел, якын-тирә микрорайоннарда яшәүчеләр өчен дә җәлеп итү урыны булачак. Футбол кырында футбол сезонын арттырырга мөмкинлек бирәчәк менә дигән ясалма катлам бар. Әле бүген дә футбол уйнарга мөмкин – һава торышы мөмкинлек бирә. Кышын биредә, элеккегечә, массакүләм шуу өчен шугалак булачак. Кыскасы, спорт объекты ел әйләнәсе эшләячәк. Барыгызны да әлеге спорт җиңүләре белән котлыйм һәм егет-кызларга спортта яңа казанышлар телим", - диде ул, объектны төзегән төзүчеләргә рәхмәт сүзләрен җиткереп.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Җомга, 15 ноябрь 2019, 14:07