Агымдагы елның тугыз аенда шәһәр казнасына 15,9 млрд сум салым кергән. Бу узган ел күрсәткечләреннән 7%ка күбрәк. Әлеге мәгълүматларны «эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә Яр Чаллы шәһәре буенча Федераль салым хезмәте инспекциясе башлыгы Диана Сәгетдинова җиткерде.
![](/upload/files/user/саг2.jpg)
Россия Федерациясенең берләштерелгән бюджетына Яр Чаллы территориясеннән 42 млрд сумнан артык акча кергән, бу шулай ук узган ел белән чагыштырганда 7%ка күбрәк.
"Кече, урта һәм эре бизнес предприятиеләре шәһәрдә күбрәк булды. «Развитие» сәнәгать паркында беренче һәм икенче чиратта 100% тулы, КИП«Мастер»да алтынчы чиратта урыннар юк диярлек. Бу салымнарның 7%ка артуын аңлата дигән сүз. Эшләүче предприятиеләр саны арткан җирдә генә үсеш бар", - дип билгеләп үтте Наил Мәһдиев.![](/upload/files/user/магдеев2.jpg)
Чаллылыларга 2018 ел өчен физик затларның милек салымнарын 2019 елның 2 декабренә кадәр түләргә кирәк. Халыкка уңайлы булсын өчен 25нән 29 ноябрьгә кадәр салым инспекциясендә операция залының эш вакыты 19:00 сәгатькә кадәр озайтылды.
"Физик затлар милкенә салым һәм җир салымы шәһәр бюджетына, ә транспорт салымы - республика бюджетына керә. Әлеге датага кадәр безнең шәһәр халкы бюджетка 946 млн сумнан артык акча түләргә тиеш", – дип хәбәр итте Диана Сәгыйтдинова.
![](/upload/files/user/налоговые_поступления1.png)
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.