Башкарма комитет, Чаллы шәһәре буенча Федераль салым хезмәте инспекциясе белән берлектә, 2018 ел өчен барлык милек салымнарын түләү кирәклеген искәртү өчен, шәһәрнең әйдәп баручы предприятиеләре һәм оешмалары җитәкчеләре белән киңәшмә үткәрде. Салым законнары белән билгеләнгән срокта торак йорт, фатир, җир кишәрлекләре, транспорт чаралары милекчеләре бюджет алдында үз бурычларын үтәргә тиеш. "Сезгә салым түләүне соңгы көнгә кичектермәү үтенече белән мөрәҗәгать итәсем килә. Җир салымы, физик затлар милкенә салым муниципаль бюджетның керем өлешен формалаштыралар һәм чыгым йөкләмәләрен үтәүне гарантиялиләр", - диде Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары, Финанс идарәсе башлыгы Ирина Сәгыйдуллина.
Исегезгә төшерәбез, чаллылыларга 2018 ел өчен физик затларның милек салымнарын 2019 елның 2 декабренә кадәр түләргә кирәк. Халыкка уңайлы булсын өчен 25нән 29 ноябрьгә кадәр салым инспекциясендә операция залының эш вакыты 19:00 сәгатькә кадәр озайтылды.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Сишәмбе, 26 ноябрь 2019, 13:01