Яр Чаллыда физик затлар милкенә һәм транспорт буенча салым түләүчеләр саны артты. Бу хакта бүген Федераль салым хезмәтенең Чаллы шәһәре буенча инспекциясе башлыгы Диана Сәгетдинова хәбәр итте. Шулай итеп, 4 909 кешегә күчемсез милек хуҗаларының саны һәм 1857 кешегә – транспорт хуҗаларының саны артты. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, агымдагы елның тугыз аенда Яр Чаллы территориясеннән Россия Федерациясенең берләштерелгән бюджетына 42 млрд сумнан артык акча кергән. Бу узган ел күрсәткечләреннән 7%ка күбрәк.
«Бу салым салу базасының үсүенә бәйле, ягъни оешмаларның финанс-хуҗалык эшчәнлегеннән кергән табыш, хезмәт күрсәтү товарларын сату күләмнәре артты. Аннары бездә НДС ставкасы 2%ка артты, ул 18% иде, хәзер 20% тәшкил итә. Шулай ук безнең администрациягә Татарстан Республикасының районара инспекциясеннән 26 эре салым түләүче килде, контроль-аналитик эш көчәйде», – дип аңлатты Федераль салым хезмәтенең Чаллы шәһәре буенча инспекциясе башлыгы Диана Сәгыйтдинова.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Сишәмбе, 19 ноябрь 2019, 10:15