Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Яр Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев бүген Габдулла Тукай яр буе һәм В.Гостев урамнары киселешендә төзелеп килүче спорт клубындагы эшчәнлек барышы белән танышты. Проект буенча өч катлы бина 13 мунчалы һәм ел әйләнәсендә ачык һавадагы бассейнлы заманча спорт комплексы булып тора. Объект муниципаль-шәхси партнерлык шартларында төзелә.

«Безнең Чаллы инвесторы Евгений Вайнер үз командасы белән әлеге объектка 400 млн сумга якын акча кертә. Бу-Россиядә беренче муниципаль-хосусый партнерлык объекты. 60 кеше эшләячәк объект барлыкка килә. Шәхси финанс акчасына социаль әһәмияткә ия объект төзелүе яхшы. Шәһәрдә ял итү өчен спорт объектлары җитми», – дип билгеләде мэр.

Бинада 40 кардиотренажерлы зур зал, адаптацион тренажерлар, велотренажерлар һәм степперлар белән универсаль зал, көрәш белән шөгыльләнү өчен заллар урнашачак. Шулай ук ял итү зонасы, балалар бассейны булган  күңел ачу зонасы, функциональ диагностика кабинеты, массаж студиясе, фитнес-бар булачак. Сәламәтләндерү процедураларын термаль зонада алырга була, аңа мунча, хаммам, джакузи комплексы керә.

Евгений Вайнер сүзләренә караганда, спорт залларында Италиянең югары сыйфатлы һөнәри җиһазларын урнаштырачаклар. "Моннан тыш, партнерлык шартлары буенча без ташламалы категориядәге халыкка бушлай хезмәт күрсәтәчәкбез. Бу аз тәэмин ителгән кешеләр өчен төркемле һәм реабилитация дәресләре булачак: йога, растяжка. Мондый спорт үзәген без ГЭС бистәсендә булдырырга телибез", – дип сөйләде шәһәр Советы депутаты, «Аква Регион» ҖЧҖ компаниясе генераль директоры Евгений Вайнер.

Спорт комплексын киләсе елда тапшырырга планлаштыралар. Бүгенге көнгә төзүчеләр фитнес-үзәк бинасының каркасын күтәргәннәр, җылылык челтәрләре һәм су бүлү челтәрләре ясалган. Термаль зонаны төзүне 2020 ел ахырына тәмамларга уйлыйлар.

Сишәмбе, 19 ноябрь 2019, 17:19