Якшәмбе, 1 сентябрь 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Чаллы мэры Наил Мәһдиев бүген М. Ш.Бибишев исемендәге «Витязь» олимпия резервы спорт мәктәбендә ремонт эшләренең барышы белән танышты.  Бинада хәзер төзекләндерү эшләре бара. Быел төзелеш-монтаж эшләренә республика бюджетыннан 145 млн 250 мең сум акча бүлеп бирелгән. Төзүчеләр түбәне ремонтлап бетерделәр, хәзерге вакытта диварларны сүтү, фасадны ремонтлау, тәрәзәләр, ишекләр, витражлар урнаштыру буенча эшләр алып барыла.

Төзүчеләр дивардагы иске плитканы калдырачаклар.

"Стажлы объект. 40 ел элек мондый объектлар төзү җиңел булмаса да, Марат Шакир улы Бибишев тырышлыгы белән спорт комплексы төзелде. Без тарихны хәтерлибез. Бу кеше шәһәр өчен күп эш башкарды. Бүгенге көндә безнең бурыч – бинаны заманча таләпләр дәрәҗәсендә ремонтлау, шуны эшлибез дә", - диде шәһәр мэры.

Бинаның гомуми мәйданы 5 469 кв м тәшкил итә һәм үз эченә йөзү бассейны, стадион һәм трибунаны ала.

Сишәмбе, 19 ноябрь 2019, 17:20