Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Татарстан Республикасының "ИТФ тхэквондо федерациясе" региональ иҗтимагый оешмасы командасы Ижауда узган «ИТФ тхэквондо буенча Удмурт Республикасы Ачык Кубогы»нда катнашты. Анда безнең республикадан 36 кеше катнашты, алар составында Чаллы спортчылары да бар. Ярышларда катнашучыларның күп булуына карамастан, Татарстан командасы лаеклы чыгыш ясады. Бүләкләр копилкасында 13 өченче урын, 9 икенче урын һәм 24 беренче урын бар. 

Шулай ук Татарстан Республикасы ИТФ тхэквондо федерациясе РИО спортчылары 11 яшькә кадәрге балалар арасында  гомумкоманда ярышларында беренче урын һәм 11 яшьтән өлкәнрәк спортчылар арасындагы гомумкоманда ярышларында өченче урынны алды.

Сишәмбе, 19 ноябрь 2019, 16:46