Мы в социальных сетях

Персонификацияләнгән исәпкә алу турында законга кертелгән төзәтмәләр нигезендә, СНИЛС турында мәгълүмат кешегә электрон яки кәгазь уведомление рәвешендә биреләчәк, ул мәҗбүри пенсия иминиятенең иминият таныклыгын алмаштырачак. Элегрәк бирелгән иминият таныклыклары гамәлдә булуын дәвам итәчәк, шуңа күрә халыкка документларны алыштыру өчен Пенсия фондына мөрәҗәгать итәргә кирәкми. Әгәр гражданин "яшел карточка"ны югалтса, аның урынына ул яңа үрнәктәге уведомление (белешмә) алачак. Иминият таныклыгы, расланган тәртип нигезендә, бүтән кире кайтарылырга һәм алмаштырылырга тиеш түгел. Уведомлениеләрне иминият таныклыгында чагылдырылган барлык белешмәләрне дә үз эченә ала: кешенең фамилиясе, исеме һәм атасының исеме, туган көне һәм урыны, җенесе һәм турыдан-туры СНИЛС үзе. Аның кәгазь версиясен клиентлар хезмәтендә яки Россия Пенсия фонды идарәсендә, шулай ук КФҮтә алырга мөмкин булачак. Электрон уведомление РПФ сайтындагы www.pfrf.ru шәхси кабинет аша һәрвакыт ачык булачак. Кабул ителгән үзгәрешләр, шул рәвешле, СНИЛСның гадәти кәгазь форматын саклап кала һәм аны яңа электрон мөмкинлекләр белән тулыландыра.

Дүшәмбе, 2 декабрь 2019, 08:27