Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Дәүләт Думасы хезмәт хакы буенча бурычларны эш бирүчедән мәҗбүри рәвештә исәптән төшерү турында закон проектын ахыргы, өченче укылышта кабул итте. Дәүләт Думасы депутаты, икътисадый сәясәт, сәнәгать, инновацион үсеш һәм эшмәкәрлек комитеты рәисе урынбасары Әлфия Когогина әлеге яңалыкка аңлатма бирде: «Без хезмәт инспекторы статусын күтәрүче һәм гражданнарның хезмәт хокукларын намуссыз эш бирүчеләрдән яклый торган закон проектын хупладык. Гражданин хезмәт инспекциясенә эш бирүчедән хезмәт хакы буенча бурычларны түләттерүне сорап мөрәҗәгать итә ала, ул хезмәткәрнең бурычларын мәҗбүри тәртиптә түләргә тиеш булачак», – дип билгеләп үтте ул.

Закон проектында Дәүләт хезмәт инспекторларына эш бирүченең хезмәт хакын түләү буенча бурычларын мәҗбүри башкаруы турында Карар кабул итү вәкаләте бирелә, әгәр эш бирүче инспектор тарафыннан күрсәтелгән хокук бозуларны бетерү турында күрсәтмәне вакытында үтәмәсә, мондый карар башкарма документ булып торачак һәм эш бирүче аны алганнан соң ун көн эчендә судка шикаять бирергә хокуклы.

Җомга, 22 ноябрь 2019, 09:49