Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Картиналар галереясендә "Спорт легендалары" күргәзмәсе ачылды. Ачылыш тантанасында Яр Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев катнашты. Күргәзмәдә «брызгизм» стилендә башкарылган  Татарстан рәссамы Руслан Ибраһимовның сәнгать эшләре коллекциясе тәкъдим ителгән.

"Яр Чаллыда спортны яраталар, аның белән дуслашалар. Шәһәребездә геройлар бар, без алар белән горурланабыз. Дөньяның теләсә кайсы шәһәре үзендә танылган «КАМАЗ-мастер» командасы булуны бәхеткә санар иде. Спорт белән генә түгел, бизнес белән дә уңышлы шөгыльләнүче хоккейчы Данис Зарипов Чаллыда хоккей кәшәкәләре чыгара. Бу кешеләр барысы да үз тырышлыклары нәтиҗәсендә югары үрләр яуларга мөмкин булуны дәлилләп тора. Автомобильләр, юллар, парклар һәм скверлар болар яхшы нәрсә, әмма күңел дә бар бит әле. Тормыш-ул эш кенә түгел, ул күңелле вакыйгалардан да тора. Дәүләт Советы депутаты Леонид Барышев, рәссам Руслан Ибраһимов ярдәме белән без моңа инанабыз, бу матурлыкны күрә алабыз", - диде шәһәр башлыгы.

«Спорт легендалары» коллекциясе «Вершина» музей ширкәте коммерцияле булмаган автоном оешмасы ярдәмендә булдырылган һәм «Махеев» хәйрия фонды тарафыннан сатып алынган. Фонд шәһәрнең Картиналар галереясенә полотноны бушлай тапшырачак. Картиналар Татарстан Республикасында һәм Россия Федерациясендә профессиональ спортны үстерүгә үз өлешен керткән Россия һәм Татарстан спорты легендаларына, танылган тренерларга һәм спортчыларга багышлана, алар-Владимир Чагин, Яна Мартынова, Данис Зарипов, Корбан Бердыев, Евгений Тарасова һәм башкалар.

Руслан Ибраһимов картиналарны булдыруга аны масштаблы спорт вакыйгасы – Россиядә узган футбол буенча дөнья чемпионаты рухландырды, дип сөйләде: «Татарстанны Россиянең спорт башкаласы буларак билгеләп үтәсем килә. Биредә илнең башка төбәкләренә караганда, титуллы спортчылар күбрәк. Һәр спортчыга, һәр тренерга үзенә хас хис-тойгылар бирергә тырыштым. Мин моны рәсемнәремдә тапшырдым дип өметләнәм», – диде рәссам.

Чаллылылар һәм шәһәр кунаклары күргәзмәне 24 ноябрьдән 15 декабрьгә кадәр карый алалар.

Шимбә, 23 ноябрь 2019, 14:44