Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

 Әниләр көнен бәйрәм итү алдыннан Автозавод районы администрациясе башлыгы Винер Харисов Бөек Ватан сугышы ветераннары, "КАМАЗ"ның беренче төзүчеләре Ариана Николаевна Шушкова һәм Анастасия Андреевна Попова белән очрашты.

Ариана Николаевна Пермь өлкәсенең Усолье шәһәрендә эшче гаиләсендә туа. Гаиләдә биш бала тәрбияләнә. Усолье шәһәрендә алты сыйныф тәмамлый, сугыштан соң кичке мәктәптә укый. Сугыш вакытында тегү фабрикасында эшли. 1944 елда Пермьгә күчә, ярдәмче эшче булып кирпеч заводына эшкә урнаша. 1955 елда кияүгә чыга, бәхетле гаиләдә өч ул тәрбияләп үстерәләр. 1972 елда Яр Чаллыга күчеп килә, Камгэска йөк төяүче булып эшкә урнаша, пенсиягә кадәр шунда эшли. Хәзер ветеранның дүрт оныгы һәм биш оныкчыгы бар.

Анастасия Андреевна Акташ районы Үтәмеш авылында күп балалы эшчеләр гаиләсендә туа. Биш сыйныфны тәмамлый. Сугыш елларында авылда төрле эшләрдә эшләгән. 1947 елда кияүгә чыга. Бәхетле гаилә өч бала тәрбияләп үстерә. 1948 елда Себергә күчеп киләләр, ире шахтада эшли. Туган якларына 1951 елда әйләнеп кайталар. Пенсиягә "Дружба" рестораныннан чыга, анда 15 ел кондитер булып эшли. Хәзер ветеранның алты оныгы, 12 оныкчыгы бар.

Җомга, 22 ноябрь 2019, 13:15