Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Орган залында Сугыш ветераннары госпиталенең 40 еллыгына багышланган чара узды. ТР Дәүләт Советының алтынчы чакырылышы депутаты, Социаль сәясәт комитеты рәисе Светлана Захарова һәм Яр Чаллы шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Илья Зуев әлеге истәлекле вакыйга белән котладылар.

«Беренче чиратта олы йөрәкләрегез өчен зур рәхмәт әйтәсе килә. Кешеләр белән эшләү - иң катлаулы, четерекле эш, зур хезмәт. Бигрәк тә сезнең өлкәдә. Сез моны ничек башкарганны барыбыз да белә. Яхшы нәтиҗәләр бар, сезнең игътибарлы, сизгер куллар аша үткән меңләгән кеше гомере моңа мисал», – диде Илья Зуев.

Тантаналы шартларда госпиталь алдынгыларын бүләкләделәр.

Кунаклар алдында Чаллының иң яхшы коллективлары һәм артистлары чыгыш ясады.

Бәйрәм концертыннан фоторепортажны Вконтакте социаль челтәрендәге «Яр Чаллы шәһәре администрациясе»нең рәсми төркемендә карарга мөмкин.

Җомга, 22 ноябрь 2019, 17:14