Мы в социальных сетях

Шәһәрнең Орган залында Әниләр көненә багышланган «Яраткан әниләребезгә» дигән хәйрия концерты булды. Концерттан җыелган барлык акча физик мөмкинлекләре чикле балалар тәрбияләүче һәм авыр тормыш хәлендә калган әниләргә тапшырылды. Сертификатларны Башкарма комитет җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Илья Зуев һәм шәһәр Сәүдә-сәнәгать палатасы Берлеге Советы Рәисе Юрий Петрушин тапшырдылар.

Бәйрәм кунаклары хөрмәтенә сәхнәдән иң изге сүзләр һәм теләкләр яңгырады. Концертны Илнур Гомәров һәм Лилия Мортазина алып бардылар. Тамашачылар алдында Людмила Филипова, Эльмира Әхмәтова, Юрий Рыбин, кызы Альзана белән «Болгар» бию театры солисты Нияз Хаматшин, «Бисеренки» бию ансамбле, «Татарстан» бию ансамбле, «Мизгел» җыр театры, «Фантазия» вокаль ансамбле, Орган залы театрының яшь артистлары чыгыш ясады.

Шимбә, 23 ноябрь 2019, 20:35