Мы в социальных сетях

Яр Чаллы командасы Казанда узган шахмат буенча Татарстан Республикасы команда чемпионатында көмеш медальләр яулады. Турнирда республика шәһәрләре һәм районнарыннан 16 җыелма команда катнашты. Яр Чаллы данын Камил Кичубаев, Артем Нәгыймов, Ренат Гавриев, Айдар Садыйков, Рәмзия Самусенко һәм Зөлфия Фәйрузова составындагы команда яклады.

Дүшәмбе, 25 ноябрь 2019, 08:52