Мы в социальных сетях

 Буа районы Чурак авылында туган Бөек Ватан сугышы ветераны Клавдия Дмитриевна Илюшинага 90 яшь тулды. Бөек Ватан сугышы елларында ул лаборант булып эшли. Сугыштан соң Буа шәһәренә күчеп килә, анда пенсиягә чыкканчы ресторанда пешекче булып хезмәт куя. 2015 елда Яр Чаллыга күчеп килә. Клавдия Дмитриевна кыз тәрбияләп үстергән, бүген аны оныгы һәм оныкчыгы сөендерә. «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен» медале һәм юбилей даталарына медальләр белән бүләкләнгән. Юбилярны РФ президенты Владимир Путин, шәһәр мэры Наил Мәһдиев исеменнән территориаль иҗтимагый совет рәисе Федия Минхазеева котлады.

Дүшәмбе, 25 ноябрь 2019, 09:17